Чаллы – лидер
Чаллы - төрле өлкәләрдә уңышлы эшләүче шәһәр. Электрон хезмәтләрне дәүләт порталы аша башкаручыларның күплеге белән калабыз шушы көннәрдә беренче урын яулады. Агымдагы елның беренче яртысында чаллылылар электрон хезмәтләрдән барлыгы 1,3 миллион тапкыр файдаланганнар.
Шәһәребездә яшәүче һәр кеше ярты ел эчендә дәүләт хезмәтләре порталына уртача 2,5 мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Халык кулланылган ресурсларның күләмен хезмәт куючыларга җибәрә, штраф һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне башкара. Интернет өчен түли, белешмәләр ала, табибларга һәм башка һөнәр ияләренә дә өйдән чыкмыйча гына язылу да бик уңайлы. Моның өстенә электрон хезмәтне файдалану - вакытны бушка сарыф итмәү һәм акчаны экономияләү дә әле. Чөнки банк карталары белән түләгәндә комиссия алынмый. "Хәзер рәхәт. Компьютер кабызып торасы да юк. Бөтен эшне телефон аша башкарам. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен дә шуннан җибәрәм. Торак-коммуналь хезмәтләргә, интернет өчен дә телефоннан гына түлим. Бик җайлы", - ди шәһәрдәшебез Зөлфирә Гарипова.
Укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Нәкыя Әминова да электрон хезмәтләрнең уңайлылыгын ассызыклады:
- Интернет, заманча күп функцияле телефон уйлап табучыларга рәхмәттән башка сүзем юк. Хәзер банк, почталарда чират торырга да кирәкми. Түләүләрне смартфон аша гына башкарабыз. Үзебез булдыра алмаганда балалар, оныклар ярдәмгә килә. Бик җайлы. Дөрес, сәламәтлек саклау өлкәсендә бу система бик үк камил түгел. Электрон чиратка языласың, тик хастаханәгә килеп чиратта торырга туры килә. Менә монысы ачуны китерә инде.
Чаллы - яшьләр шәһәре. Бәлки шуңадыр да, электрон хезмәтләрне дәүләт порталы аша башкаручылар да бездә күп. Икенче урында - Саба районы. Биредәге 1000 кешегә 2041 мөрәҗәгать туры килә. Казанда исә 100 кешегә 726 мөрәҗәгать.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр түбәндәге юллар белән башкарыла:
- инфоматлар;
- Татарстан республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru;
- "Услуги РТ" мобиль кушымтасы.
Бүген дәүләт хезмәтләре порталында 138 электрон сервис бар. Алар ярдәмендә табибларга язылырга, түләүләр башкарырга, кирәкле мәгълүматлар алырга мөмкин.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев