Чаллыда “Күңел җылысын бүләк ит” дигән хәйрия акциясе старт ала
Ул 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең асылы мохтаҗларны кием-салым белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Мисал өчен, "Нур" яшьләр үзәгендә өлкән яшьтәгеләр, күпбалалы аналар, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен җылы киемнәр җыю оештырылачак.