Болгарга - Мәүлидкә
Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Ахшам намазыннан соң башланачак бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.