Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Болгарга - Мәүлидкә

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Ахшам намазыннан соң башланачак бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Болгарда дүртенче мәртәбә оештырылучы Мәүлид бәйрәмендә дин әһелләренең һәм рәсми затларның чыгыш ясаулары каралган. Коръән, "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен уку, Пәйгамбәрне олылаган салаватлар әйтү көтелә.

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башланды. Пәйгамбәрнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдакалар өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев