Витаминнар бик кирәк чак
Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.