Чаллыда Салават узышлары үтә (фотолар)
Чаллы ипподромында Салават Кубогының 21нче ярышлары бара. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтә. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшыралар.
Спортчылар "Национальный", "A-1600" дип исемләнгән узышларда көч сынашалар. Кышкы трек ярышларын ачуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Наил Гамбәр улы ел саен ярышлар уздырып, даими рәвештә ятимнәр йортына булышканы өчен Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка рәхмәт әйтте. Спортчыларга уңышлы стартлар, ә тамашачыларга күңелле ял теләде.
Ипподромга килүчеләрнең ялы чыннан да бик күңелле һәм мавыктыргыч үтә. "Без ел саен бу ярышларны карыйбыз. Көн җылы булгач, быел тамашачылар күп килгән", - ди шәһәрдәшебез Айдар Шәмсетдинов.
Ярышлар инде ахырына якынлашып килә. Җиңүчеләргә кубок-дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылачак. Аларның ияләре белән тулырак иртәгә таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев