Теш үстерә башлаячаклар
Озакламый теш табибларының кирәге калмавы мөмкин. Чөнки Британия галимнәре теш үстерергә "өйрәнгәннәр". Билгеле, тәҗрибәләр хәзергә хайваннарда гына уздырыла. Әмма берничә елдан кешеләр өчен дә өр-яңа тешләр үстереп булачак, диләр. Иң башта аңкаудан берничә күзәнәк алына икән. Ул күзәнәкләр махсус матдәләрдә бераз үстерелә һәм аңкауга утыртыла. Галимнәр сүзенә караганда теш үстерү...