Россия көне уңаеннан – паспорт
Россия көне уңаеннан 25 яшь чаллылыга тантаналы төстә паспорт тапшырылды. Илебез гражданины таныклыгын егет - кызлар "Бердәм Россия" партиясенең Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева һәм паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина кулларыннан алдылар. - Россия гражданины булу - зур дәрәҗә. Без барыбыз да Ватаныбызны яратып, сакларга тиешбез. Ул да...
Россия көне уңаеннан 25 яшь чаллылыга тантаналы төстә паспорт тапшырылды.
Илебез гражданины таныклыгын егет - кызлар "Бердәм Россия" партиясенең Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева һәм паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина кулларыннан алдылар.
- Россия гражданины булу - зур дәрәҗә. Без барыбыз да Ватаныбызны яратып, сакларга тиешбез. Ул да үз чиратында кануннар нигезендә безне кайгырта. Илебезнең төп документы - Конституция. Аның нигезендә сез төп таныклыкны - паспортны алдыгыз. Аны Россия көне бәйрәме алдыннан алу икеләтә куанычлы. Намуслы, бәхетле итеп яшәгез, - диде котлау сүзендә Елена Шуралева.
Яшьләрне бәйрәм белән ЗАГС идарәсе башлыгы Рәвилә Зарипова да котлады. Тантанада яшь чаллыларның әти-әниләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев