Татарстанда “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте
Казанда, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте офисында традицион "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе башланып китте. "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин аның беренче катнашучыларыннан булды. Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук аерым пенсионерга яки ихтыяҗ булган гаиләгә яздырып, бүләк итә ала. "Мин барлык җитәкчеләрне,...