Татарстан Президенты КАМАЗ генераль директоры белән очрашты
ТР Президентының республика предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар сериясе башланды. Иртән КАМАЗ һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән киңәшмә узды. Әңгәмәдә Президент коллективларда хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары дәрәҗәсенә аерым игътибар бирде. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.