Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр җитәкчелеге халык белән очраша

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер халык белән очрашты

Комсомол районының 20 нче мәктәбендә ГЭС бистәсенең 3 һәм 9 комплексларында һәм Иске Чаллы шәхси секторында яшәүчеләр белән очрашу булды. Чарада Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер катнашты.

Башта чаллылыларга 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында фильм тәкъдим иттеләр. Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов үз чыгышында ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркын, ЗЯБ бистәсендәге онкология диспансерын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамлануын билгеләп үтте. Районда шулай ук «Энергетик» мәдәният сараен реконструкцияләү бара, биш балалар бакчасы, 11 нче мәктәп, «Калкан» кадет полиция мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, 2 нче гимназиядә капиталь ремонт башкарыла.

Депутатлар Марсель Мингалимов һәм Евгений Вайнер 2019 елда үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. ТИҮ рәисе Әлфия Гыйззәтуллина аларга территорияне төзекләндерүдә һәм халык өчен хәйрия чараларын оештыруда күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Очрашу ахырында Флера Андреева, шәһәрнең күзгә күренеп үсүен, Яр Чаллы шәһәре халкы саны узган ел белән чагыштырганда артуын һәм 534,4 мең кеше тәшкил итүен, 3336 яңа гаилә барлыкка килүен билгеләп үтте. 2019 елда Яр Чаллыда шәһәр тирәлеген һәм инфраструктурасын яңарту буенча федераль һәм республика программалары кысаларында 12 млрд сумга объектлар төзелгән һәм капиталь ремонтланган.

Очрашуда катнашучылар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев