Иң мөһиме – сәламәтлек
Сәламәтлек – яшәешнең нигезе. Шуңа күрә дә, халыкның саулыгын ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау дәүләт алдына куелган бурычларның берсе. Шунысы сөендерә, кешеләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту һәм ныгыту буенча бүгенге көндә күп кенә программалар гамәлгә ашырыла.