Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – сәламәтлек

­Сә­ла­мәт­лек – яшә­еш­нең ни­ге­зе. Шу­ңа кү­рә дә, ха­лык­ның сау­лы­гын ны­гы­ту, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен һәм фи­зик куль­ту­ра­ны про­па­ган­да­лау дә­ү­ләт ал­ды­на ку­ел­ган бу­рыч­лар­ның бер­се. Шу­ны­сы сө­ен­де­рә, ке­ше­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ген кон­троль­дә то­ту һәм ны­гы­ту бу­ен­ча бү­ген­ге көн­дә күп ке­нә прог­рам­ма­лар га­мәл­гә ашы­ры­ла.

Тик, кыз­га­ныч­ка кар­шы, соң­гы ел­лар­да йө­рәк-кан та­мы­ры авы­ру­ла­ры һәм яман шеш бе­лән авы­ру оч­рак­ла­ры күз­гә кү­ре­неп үсә. Әй­тик, Чал­лы­да Он­ко­ло­гия бе­лән авы­ру­чы­лар са­ны 2019 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча 9%ка арт­кан. Ә бит уй­лап ка­ра­саң, бу, чын­нан­да, кеч­ке­нә сан тү­гел. Ел са­ен яман шеш авы­ру­ла­ры­ның 2 мең­нән ар­тык яңа оч­ра­гы тер­кә­лә. Та­биб­лар сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, күп оч­рак­та авы­ру­лар үз­лә­ре­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә сал­кын ка­рый һәм, кыз­га­ныч, яман шеш­нең соң­гы ста­ди­я­сен­дә ге­нә та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать итә. Шә­һәр­дә ан­дый па­ци­ент­лар го­му­ми сан­ның 20,4%ын тәш­кил итә. Бу уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 17% ка ким­рәк. Бер ел­лык үлем күр­сәт­ке­че - 22,3%, бу сан шу­лай ук 2018 ел­га ка­ра­ган­да 2,5% ка аз­рак.
Сүз уңа­ен­нан, Чал­лы­да 2021 ел­да 4 нче шә­һәр по­лик­ли­ни­ка­сы һәм 2022 ел­да 7 нче санлы сыр­хау­ха­нә ба­за­сын­да ике ам­бу­ла­тор-он­ко­ло­гик яр­дәм үзә­ген оеш­ты­ру план­лаш­ты­ры­ла. Бы­ел ав­густ ахы­ры­на ка­дәр 8 мең кв. м һәм елы­на 100 мең ке­ше­гә исәп­лән­гән тө­зе­лә тор­ган он­ко­ү­зәк тап­шы­ры­лыр­га ти­еш.
Бу хак­та ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗа­ты шә­һәр са­ра­ен­да 2019 ел­да шә­һәр­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау тар­ма­гы эш­чән­ле­ге йом­гак­ла­ры бу­ен­ча Яр Чал­лы шә­һә­ре бу­ен­ча Сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се­нең ме­ди­ци­на со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шын­да да сүз алыш­ты­лар.
– Бы­ел он­ко­ло­гия үзә­ген тө­зеп бе­те­рү һәм фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру – бик зур бу­рыч. Без­дә ва­кыт аз бу­ла­чак, – дип бел­дер­де ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Ил­дар Фа­тый­хов. – Яңа би­на­га кү­чү, бар­лык ки­рәк­ле бел­геч­ләр­не кү­че­рү һәм эш­ли баш­лау өчен, акт һәм ли­цен­зия ал­ган­нан соң бе­раз ва­кыт бу­ла­чак. Бү­ген күп­ме та­биб­лар­ны җә­леп итәр­гә ки­рәк­ле­ген, нин­ди Дә­ү­ләт за­ка­зы ки­рәк­ле­ген тө­гәл аң­лар­га ки­рәк.
Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк, он­ко­дис­пан­сер­да соң­гы ике ел­да 12дән ар­тык бел­геч эш­кә алын­ган, сен­тябрь­дә ту­гыз ор­ди­на­тор ки­лер дип кө­те­лә. Бу – ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы прог­рам­ма­сы бу­ен­ча бе­лем алу­чы мак­сат­чан ке­ше­ләр
­Дә­ү­ләт та­ра­фын­нан эш­лә­нү­че прог­рам­ма­лар­га кил­гән­дә исә, бү­ген­ге көн­дә ха­лык­та дис­пан­се­ри­за­ция үт­кә­рү ел­дан-ел уңай нә­ти­җә­ләр би­рә. Әй­тик, 2019 ел­да дис­пан­сер­лаш­ты­ру­ны якын­ча 77 мең ке­ше уз­ган. Ме­ди­ци­на күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча ка­рау­ның икен­че эта­бы­на 16 787 па­ци­ент җи­бә­рел­гән. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ачык­лан­ган авы­ру­лар струк­ту­ра­сын­да бе­рен­че урын­да – кан әй­лә­не­ше сис­те­ма­сы авы­ру­ла­ры, икен­че урын­да – эн­док­рин сис­те­ма­сы авы­ру­ла­ры, өчен­че урын­да – сө­як-мус­кул сис­те­ма­сы, дүр­тен­че урын­да – он­ко­ло­гия авы­ру­ла­ры.
Шу­ны­сын­ да ас­сы­зык­лар­га ки­рәк, 2019 ел­да «Бе­рен­чел ме­дик-са­ни­тар яр­дәм­не үс­те­рү» фе­де­раль про­ек­ты кы­са­ла­рын­да Чал­лы ту­бер­ку­лез­га кар­шы дис­пан­се­ры күч­мә флю­о­рог­ра­фия ком­п­лек­сын ал­ды. Ашы­гыч яр­дәм стан­ци­я­се ав­то­пар­кы 28 яңа са­ни­тар ав­то­мо­биль бе­лән яңар­тыл­ган, за­ман­ча ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­ры бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ган.
Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Ил­дар Фа­тый­хов бил­ге­ләп үт­кән­чә, рес­пуб­ли­ка сә­ла­мәт­лек сак­лау сис­те­ма­сын­да кадр­лар кыт­лы­гын хәл итү­не икен­че план­га кү­чер­ми. «Ме­ди­ци­на көн са­ен үз­гә­рә, яңа­лык­ка ом­ты­ла, шу­ңа кү­рә дә яшь бел­геч­ләр бе­лән эш­лә­ү­не без үзал­ды­быз­га бу­рыч итеп ку­я­быз. Әгәр без яшь­ләр­не бү­лек мө­дир­лә­ре­нә, өл­кән ор­ди­на­тор­лар­га бер­кет­мә­сәк, алар­ны сак­лап ка­лу авыр бу­ла­чак», – дип ас­сы­зык­ла­ды спи­кер.
Әйе, һәркем өчен иң мөһиме - сәламәтлек.
 

Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация