Татарстанның сөт терлекчелеге: Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә цифрлы технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге сизелерлек булды
Агымдагы елның май аенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 айда көтү белән идарә итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырдылар, бу планнан 71% тәшкил итә.