Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Көн темасы

Наил Мәһдиев мөселманнарны Корбан гаете белән котлый

Хөрмәтле Чаллы мөселманнары! Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу изге бәйрәм күп гасырлар дәвамында исламда иң олылардан санала. Ул – гөнаһлардан пакьләнүгә һәм тәүбә итүгә, яхшылыкка өнди, гөнаһлы эшләрдән тыя. Бу көннәрдә аз керемле һәм мохтаҗ кешеләргә күрсәтелгән мәрхәмәт, кайгыртучанлык аларның йөрәкләрен җылыта, игелек һәм гаделлеккә ышанычны ныгыта.

Изге бәйрәмдә кылынган догалар барыбызга да рухи көч өстәсен, киләчәккә өмет китерсен, күңелләрне җылылык, шатлык һәм тынычлык белән тулыландырсын, ә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен сәламәтлек, өйләребездә һәм гаиләләребездә, яраткан шәһәребездә һәм туган Татарстаныбызда иминлек сорап кылган догалар тормышка ашсын.

                                                                                                                              Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                          Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация