21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чаллыда “КАМАЗ-Мастер” командасын каршы алдылар
Бүген төнлә Чаллыга "Дакар-2015" раллие җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы кайтты. Алар раллида 13 нче тапкыр җиңүче булды. Чемпионнар утырган самолет 22.54 сәгатьтә "Бигеш" аэропортына төште. Традиция буенча ралли җиңүчеләрен туган шәһәрләрендә туганнары, күп санлы җанатарлар, шәһәр һәм "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге каршы алды. Җиңүчеләрне "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәрнең...
-
“Милли бизәк” талантларны барлый
Шәһәребездә эшләп килүче "Яшүсмер" ("Подросток") клубы эшчәнлеге мактауга лаек. Биредә үсмерләр һәм яшьләр белән даими рәвештә кызыклы тәрбияви чаралар оештырып киләләр. Клуб каршындагы "Милли бизәк" проекты кысаларында да татар балалары белән эзлекле эш алып барыла. Төрле бәйгеләр, кичәләр, очрашулар үткәрелә. "Яшүсмер" клубының "Милли бизәк" программасы чираттагы шәһәркүләм бәйге игълан итте....
-
Чаллы язучылары очрашты
Чаллы язучылары җыелышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә язучы Айдар Хәлим тәкъдим ителде. Оешманың җитәкчесе Вахит Имамов Казанга күчү сәбәпле, аның урынына Амур Фәлах һәм Факил Сафин кандидатуралары күрсәтелде. Әмма аларны сайлау булмады. ТР язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән киңәшкәч, кандидатларның берсен...
-
Медицина үзәгендә – яңа бүлек
Агымдагы елның мартында Кама балалар медицина үзәгенең төзекләндерелгән "Г" блогы файдалануга тапшырыла. Биредә сәламәтлегендә тайпылышлар белән туган балалар бүлеге була. Әлегә ул 9/23 адресы буенча урнашкан бәби табу йортында эшли. Моннан тыш, бинага иске шәһәрдәге 8/14 бинасыннан балалар диагностика үзәге дә күченә. Кама балалар медицина үзәге баш табибы Тимур Мөбарәкшин...