“Милли бизәк” талантларны барлый
Шәһәребездә эшләп килүче "Яшүсмер" ("Подросток") клубы эшчәнлеге мактауга лаек. Биредә үсмерләр һәм яшьләр белән даими рәвештә кызыклы тәрбияви чаралар оештырып киләләр. Клуб каршындагы "Милли бизәк" проекты кысаларында да татар балалары белән эзлекле эш алып барыла. Төрле бәйгеләр, кичәләр, очрашулар үткәрелә. "Яшүсмер" клубының "Милли бизәк" программасы чираттагы шәһәркүләм бәйге игълан итте....
Шәһәребездә эшләп килүче "Яшүсмер" ("Подросток") клубы эшчәнлеге мактауга лаек. Биредә үсмерләр һәм яшьләр белән даими рәвештә кызыклы тәрбияви чаралар оештырып киләләр. Клуб каршындагы "Милли бизәк" проекты кысаларында да татар балалары белән эзлекле эш алып барыла. Төрле бәйгеләр, кичәләр, очрашулар үткәрелә. "Яшүсмер" клубының "Милли бизәк" программасы чираттагы шәһәркүләм бәйге игълан итте. Мәктәп укучылары арасында Чаллы шагыйре Мирһади Разов шигырьләрен уку буенча осталык конкурсында һәр бала катнаша ала. Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә үтә. Ярымфиналга чыгучыларны мәртәбәле жюри сайлап ала. Ә инде җиңүчеләрне котлау шагыйрьнең үзе белән очрашу кичәсендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев