21 март 2022 яңалыклары
-
Коронавирус чигенәме?
Соңгы атнада Чаллыда яңа коронавирус белән авыру очраклары 2,1 тапкыр кимегән.
-
Булат Сәлахов: «Театр һәр шәһәрнең үзәгендә булырга тиеш»
Булат Сәлахов – Арча районы Алан авылында туып-үсә. Югары Курса авылында сигезьллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Кукмара һөнәр училищесында слесарь һөнәрен үзләштерә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллыга килеп урнаша. 1990 елда үзе нигез салган татар дәүләт театрына килә.
-
Чаллының бер шифахәнәсенә почта аша Гонконгтан шикле конверт килгән
Конвертны ачып караганнан соң анда медицина битлеге табыла. Бу вакыйга турында бүген "эшлекле дүшәмбе" барышында баш санитар табиб Илгизәр Бариев хәбәр итте.
-
Тукай районында район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре өчен йорт төзиячәкләр
Татарстанның Тукай районында җирле район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре өчен 24 фатирлы йорт төзеләчәк.
-
Татарстанның күпфункцияле үзәкләре бүтән никахлашу турында гариза кабул итми
Ведомствода хәбәр итүләренчә, үзәкләрдән гаризалар ЗАГС бүлекләренә килгән, шуннан соң исә аның хезмәткәрләре үзләре халык белән элемтәгә кергән һәм тантана датасын билгеләгән. Узган ел әлеге хезмәт күрсәтүдән нибары 1 000 кеше файдаланган.
-
Бүген 21 март - көн белән төннең иң тигез көне
Төрки һәм фарсы телле халыклар өчен бу көн - Нәүрүз бәйрәме, төрки халыкларның яңа елы башланган көн.
-
Табылды! Исән!
18 мартта ук югалган яшүсмерне исән килеш таптылар.
-
21 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
21 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил.
-
Чаллы "Тылсым"ы Гран-При яулады
"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Ышанам" дип исемләнгән театр миниатюралары фестиваль-бәйгесе үтте.