21 март 2022 яңалыклары
-
Сатучылар күп, эчүчеләр аз
Узган елда Чаллыда спиртлы эчемлекләр сату нокталары арткан, ә алкоголь эчүчеләр саны кимегән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Госалкогольинспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина хәбәр итте.
-
Чаллыда ОРВИ, грипп белән авыручылар бармы?
Узган атнада Чаллыда ОРВИның 1883 очрагы теркәлгән. Грипп очраклары юк.
-
Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның туй көне
Ул үзе бу хакта хәбәр итте.
-
ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә
Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.
-
Чаллы көрәшчеләре дә сынатмады
Казанда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш ярышлары булды. Анда Чаллы спортчылары да катнашты.
-
«Берләшик»тә – театр яратучылар
Татар спектакльләрен Чаллы дәүләт драма театры артистларынан тыш укучылар да яратып куя. 4нче мәктәптә «Берләшик» театр студиясе эшләп килә. Аларның эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.
-
Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховка - 70 яшь
Нәфис сүз остасы, драматург, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев һәм Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби, «Тантана» театр премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар союзы әгъзасы Булат Сәлаховның туган көне бүген.
-
Балалар бакчаларына 600дән артык хезмәткәр кирәк
Шәһәрдә 131 балалар бакчасы эшли. Аларда бер меңнән артык кеше өчен эш урыны булдырылган. Балалар бакчаларына кадрлар җитми.
-
Светлана Никитина: «Өемдә бер меңнән артык чәчәк үрентесе үстерәм» - ВИДЕО
Шәһәрдәшебез Светлана Никитинаның фатиры оранжереяны хәтерләтә. Аның бер бүлмәсендә тулысынча үрентеләр үсә. Аларның монда ниндиләре генә юк. Һәрберсе аерым савытка утыртылган, язуы да бар. Үрентеләрнең күпчелеге чәчәкләр. 800 төп петуниясе генә бар аның.
-
"Топ 10 татар китабы" исемлегендә шәһәрдәшебез Айгөл Әхмәтгалиеваның да әсәре бар
Милли китапханә кыш айларында популяр булган «Топ 10 татар китабы» исемлеген төзегән.
-
Торак алу өчен субсидия
Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе 8000нче булып, Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алачак.
-
Тукай районы Комсомолец мәктәбе укучылары янына ЮХИДИ хезмәткәрләре килде - ФОТОлар
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, бүген, Комсомолец урта мәктәбе укучылары Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Автонспекциянең район буенча җитәкчесе Шамил Ганиев 1нче-11нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.
-
16 миллион сумнан артык пособие түләнгән
Ел башыннан «Россия эше» кадрлар үзәгенә 974 кеше эшкә урнаштыруларын сорап, мөрәҗәгать иткән. 993 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән.
-
Чаллы су басуга каршы тора алыр
Чаллыда су басуга каршы әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, шәһәрдә 149 инженерлык һәм махсус техника әзер.
-
Украинада һәлак булган якташыбызны иртәгә җирлиләр
Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә якташыбыз Артур Шәрәфиев һәлак булган иде. Аны иртәгә, 22 март көнне, җирлиячәкләр.