21 август 2017 яңалыклары
-
Юл бәясен – карта белән
Ноябрь аеннан Чаллыда барлык автобусларга да махсус терминаллар урнаштырып бетерәчәкләр. Алар ярдәмендә юл бәясен банк картлалары белән түләп булачак. Бүгенге көндә әлеге система шәһәребезнең 27нче маршрутында сынау үтә.
-
Көзен бар шәһәр буенча кайнар су булмаячак?
22 августта Чаллыда җылылык челтәрләрен сынауның 4 этабы тәмамлана. Аның барышында 24, 25, 48, 51, 54, 63, 64, 65 нче бистәләрдә кайнар су булмады. Көз башында исә торбаларны янә бер тапкыр тикшереп чыгачаклар. Шул сәбәпле 5-8 сентябрьләрдә бар шәһәр буенча кайнар су бирү туктатылып торачак. Энергетиклар белдерүенчә, бу башкарылган эшләрнең...
-
Чаллы егете Универсиадада уңыш казанды
Бу көннәрдә Тайбэе каласында үтүче Универсиада уеннарында Чаллы егете Нияз Билалов уңыш казанды. Ул дзюдо буенча 100 кг кадәрле авырлык үлчәмендә бронза медальгә лаек булды. Өченче урын өчен барган каты көрәштә шәһәрдәшебез поляк спортчысы Томаш Доманскийны җиңде. "Олимпийский" спорт комплексында шогыльләнүче Нияз 2015 ел Универсиада уеннарында да бронза медаль алган...
-
Рус теленнән дәүләт имтиханын телдән бирергә тәкъдим иттеләр
Рус теленнән имтиханны телдән бирүне аттестация алуга сынау итәргә тәкъдим иттеләр. Мәгариф министрлыгында сынау төбәкләрендәге тикшерүләрдән соң бу яңалыкны кертергә мөмкин, дип саныйлар. "Сынау төбәкләрендә 9 сыйныфта рус теленнән телдән имтихан тапшырып, аттестация алырга мөмкин булачак, 11 сыйныфта - сочинение, - диелгән идарә тармагы башлыгы Ольга Васильеваның рәсми сайтта белдерүендә.
-
Татарстанда һава температурасы 33 градуска кадәр күтәрелә
Татарстан Гирометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы өч көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Бүген республиканың көнчыгыш районнарында, иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Чәршәмбе көн явымсыз булачак. Татарстанда алдагы көннәрдә кызу булачак. Көндезге максималь һава температурасы бүген - +25..+30, 22 августта - +25..+30,...