Көзен бар шәһәр буенча кайнар су булмаячак?
22 августта Чаллыда җылылык челтәрләрен сынауның 4 этабы тәмамлана. Аның барышында 24, 25, 48, 51, 54, 63, 64, 65 нче бистәләрдә кайнар су булмады. Көз башында исә торбаларны янә бер тапкыр тикшереп чыгачаклар. Шул сәбәпле 5-8 сентябрьләрдә бар шәһәр буенча кайнар су бирү туктатылып торачак. Энергетиклар белдерүенчә, бу башкарылган эшләрнең...
22 августта Чаллыда җылылык челтәрләрен сынауның 4 этабы тәмамлана. Аның барышында 24, 25, 48, 51, 54, 63, 64, 65 нче бистәләрдә кайнар су булмады. Көз башында исә торбаларны янә бер тапкыр тикшереп чыгачаклар. Шул сәбәпле 5-8 сентябрьләрдә бар шәһәр буенча кайнар су бирү туктатылып торачак. Энергетиклар белдерүенчә, бу башкарылган эшләрнең сыйфатын ачыклау өчен кирәк. "Төзексезлекләр булса аларны җылылык бирә башлаганчы юк итәргә кирәк", - ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев