21 октябрь 2021 яңалыклары
-
"Мәйдан"ның мәйданы киң
<...> Күпчелек матбугат чарасының зур кимчелеге – үз аудиториясенең мәнфәгатьләрен, таләпләрен ачык белмәү. Бүген матбугат һәм халык арасындагы мөнәсәбәт-багланышлар турында сүз йөртәбез икән, милли матбугат чарасының төп бурычларыннан берсе – милләт проблемаларын тиешенчә яктырту, мөмкин кадәр аның мәнфәгатен яклау булырга тиеш. Менә шундый югарылыкка ирешкән милли басма дип, Чаллы җирлегендә нәшер ителүче «Мәйдан » журналын әйтергә мөмкин.
-
Путин: Бездә бу чорны узу өчен ике генә ысул бар – чирләп терелү яки вакцина ясату
Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим.
-
Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертмәячәкләр
23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде.
-
Коронавируска каршы «КовиВак» вакцинасы Татарстанга вакытлыча кайтарылмый тора
Россиядә бу вакцинаны җитештерә торган бердәнбер завод реконструкциягә ябылган.
-
Президент һәм оперштаб эшләми торган көннәрне алдан кертү хакында фикер алышачак
Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк.
-
Владимир Путин ковид күрсәткече аеруча югары булган төбәкләргә ярдәм итәргә кушты
Ул бу бурычларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләде.
-
Ләйлә Фазлыева: Татарстан хакимияте мәктәптә каникулны озайту мәсьәләсен карамый
Вице-премьер әгәр республика хакимияте эшләми торган көннәрне бер атнага алдан кертергә карар итсә, мәктәп каникуллары башлану мөмкинлеге булуын әйтте.
-
Путин: Гаиләдә ковид белән авыручы булса, башкалар да, һичшиксез, өйдә калырга тиеш
«Төбәкләрдә шундый больничныйлар бирелүен карарга кирәк», — дип белдерде РФ Президенты.
-
Татьяна Голикова Covid-19 вазгыяте кискен төбәкләр арасында Татарстанны да атады
РФ вице-премьеры авыруның кискен узуы һәм күпчелек очракта үлем вакцина алмаган кешеләр арасында теркәлүен искәртте.
-
Россия Президенты ковидка тест ясауны арттырырга кушты
«Вирус таралу чылбырын өзәргә кирәк», — диде Владимир Путин. Россия Президенты Владимир Путин ковид буенча тестлаштыруны арттырырга кушты.
-
Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә
Төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.
-
Хоккейчылар утырган самолет экстрен рәвештә Түбән Камага төшүне прокуратура тикшерә
Җирдә ачыкланганча, самолетның алгы ишеге герметиклыгын югалткан. «Амур» хоккей командасы утырган самолет ашыгыч рәвештә Түбән Кама аэродромына төште.
-
Авиакомпанияләр Россиягә чит илдән килгән пассажирларның QR-кодларын тикшерәчәк
Тикшерү тәртибен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт эшләгән. Россиягә чит илдән килгән пассажирларны дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутыруны раслый торган QR-код булуга тикшерергә җыеналар. Бу хакта РИА Новостига Росавиациядә белдерделәр.
-
21 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
21 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак.