21 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
21 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак.
Иртән һәм көндез җепшек кар, яңгыр. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 0.-5˚, көндез +2.+7˚ градус. Иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез кар, юеш кар, яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с тизлектә, иртән һәм көндез 9-14 м/с тизлектә, көчәйгәндә 17-22 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚, көндез һаваның максималь температурасы +2..+5˚. Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич белән һава шартлары сизелерлек начарланачак. Явым-төшемнәр булу сәбәпле, күз күреме начараю көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев