21 ноябрь 2017 яңалыклары
-
"Битва экстрасенсов" ялганга корылган шоумы?
Телевизорда барган шоуларның мәгънәсе нидә дә, әһәмияте нидә? Төрле хорафатлардан өстен булган куәтле техника, технологияләр, инновацияләр чәчәк аткан чорда яшибез. Күккә менеп Айны йөгәнләдек, җылы диванда утырып телефон аша хәтта океан артында яшәүчеләр белән сөйләшә алабыз,телевизордан дөньяның иң ерак почмагында нинди вакыйгалар кайнавын үз күзләребез белән манзара кылабыз. Кыскасы, бабаларыбыз...
-
Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе үз гаебен танымый - тикшерү комитеты
Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе, 46 яшьлек Фәрхәд Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын кире кага, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Латыйпов бүген Чаллыда һәм Тукай районында җир кишәрлекләре үзләштерү фактына бәйле эшне тикшерү кысаларында тоткарланды. Автокала Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә «Вазифаи вәкаләтләрен...
-
Чаллыда быел үзәк чыршыны куярга урын бармы?
Тиздән Яңа ел җитә. Быел Чаллыда үзәк чыршыны кайда урнаштырырлар икән? Инде күп шәһәрдәшләрне шул сорау борчый башлаган. Ни дисәң дә чыршы куела торган Азатлык мәйданында ремонт эшләре бара бит. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев быел да чыршының Азатлык мәйданына куелуын белдерде. Ул мәйданның уртасына урнаштырылачак. Биредә инде төзелеш материалларын, чүп-чарны...
-
Табигатьтә саташу: тал песиләре уяна
Ноябрь аенда торган җылы көннәрнең табигаткә тәсире инде күренә башлаган. Кышкы йокыга китәсе агач-куаклар киредән бөреләнеп маташа икән. Бу хәл Чаллының Чулман һәм Мәләкәс елгасы ярында үскән талларда да күренә. Аларда тал песие барлыкка килгән. Бакчачылар сирень куакларының да бөреләре бүрткәнне хәбәр иттеләр. Күрше Алабуга районы Тойма елгасы талларында да...
-
Чаллы үсмере җиңүчеләр сафында
Чаллы укучысы Кирилл Козлов Болгариядә батутта сикерү буенча Дөнья чемпионатында үсмерләр арасында көмеш медаль яулады. Ул Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Әлеге мәртәбәле бәйге Софиядә уза һәм анда 44 илдән 900 спортчы катнаша. Кирилл Чаллының "Олимпиский" спорт клубында шөгелләнә, тренерлары Диана Тимеркаева һәм Татьяна Уразбахтина.
-
Сергей Безруков Путинга Чаллы курчак театрындагы проблемалар хакында сөйләде
Актер Сергей Безруков РФ Президенты Владимир Путинга Чаллы курчак театры мисалында балалар театрларын борчыган проблемалар хакында сөйләде. Артист сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт киңәшмәсендә «Театр - балаларга» проекты турында доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Президентының матбугат хезмәте. Путин...
-
Русия мәгариф министрлыгыннан җавап юк
Татарстан мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында хаты әлегә килмәгән. Мәктәпләрдәге бүгенге укыту планын куллану күпмегә сузылуы да билгеле түгел. Ольга Васильевадан килергә тиешле вәгъдәләнгән хат турындаТатарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Фәридә Ишморатова "Әлегә җавап юк", дип белдерде. Мәктәпләрдә бүгенге укыту планының вакытлычамы-юкмы...
-
Чаллыда кер юу машиналары җитештерә башлыйлар
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Haier компаниясе җитәкчелегенең ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешү төзүләре турында белдерде. Кытай компаниясе шәһәрдә сәнәгать мәйданы үсешенә 1 млрд доллар акча инвестицияли. 5000 нән артык эш урыны булдырылачак. Яңа сәнәгать паркы булдыру өчен шәһәрдә 124,9 гектар мәйдан бүлеп бирелгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Наил...