Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русия мәгариф министрлыгыннан җавап юк

Татарстан мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында хаты әлегә килмәгән. Мәктәпләрдәге бүгенге укыту планын куллану күпмегә сузылуы да билгеле түгел. Ольга Васильевадан килергә тиешле вәгъдәләнгән хат турындаТатарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Фәридә Ишморатова "Әлегә җавап юк", дип белдерде. Мәктәпләрдә бүгенге укыту планының вакытлычамы-юкмы...

Татарстан мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында хаты әлегә килмәгән. Мәктәпләрдәге бүгенге укыту планын куллану күпмегә сузылуы да билгеле түгел.

Ольга Васильевадан килергә тиешле вәгъдәләнгән хат турындаТатарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Фәридә Ишморатова "Әлегә җавап юк", дип белдерде. Мәктәпләрдә бүгенге укыту планының вакытлычамы-юкмы икәне турында да "белмим, әлегә берни әйтә алмыйм", диде министрлык белгече.

8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты каралган иде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов та Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга ирешүен әйткән иде. Русия мәгариф министрлыгының бу хактагы хаты киләсе атнада килеп җитәр, диде Татарстан министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев