22 апрель 2020 яңалыклары
-
Борис Менделевич: Кризис Конституциягә төзәтмәләр кертүнең кирәклеген раслый
Covid-19 белән вазгыять һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме турында сорау куя.
-
Ашкайнату системасы сәламәт булсын өчен нишләргә?
Һәр көнне эшкәртелмәгән яшелчә һәм яшел тәмләткечләр ашагыз.
-
«Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде!» — үле сабыйга интернетта акча җыялар
“ВТ” ның вконтакте төркемдәге битенә бер хат килеп төште. Анда баласын ялгыз гына үстерүче әни ярдәм сораган. Әлеге хатны укыгач та, иң элек исеме-фамилиясе таныш бала, бер тапкыр язган идек инде , дип уйлап куйдым. Тик күңелгә кеше тагын бер кат ярдәм сорый икән, димәк, аның хәле яхшы түгел дигән уй тынгы бирмәде. Иртән бу баланың язмышы белән кызыксына башладым. Күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Ярдәм сораган ханымга дусларга кушылдым. Исемен “Мама Тагирчика” дип кенә куйган ул. Бераздан дусларга кертте. Языша башладык.
-
Себердә кеше ашаучы каннибал-пенсионерны тоткарлаганнар 18+
66 яшьлек ир-атның йортында кеше скелетлары табыла.
-
Чаллы кешесе гамәлдә булмаган фирмада эшлим дигән ялган белешмә ясаган
Чаллы кешесе гамәлдә булмаган фирмада эшлим дигән ялган белешмә ясап шәһәрдә йөргән Хокук саклаучылар соңгы тәүлектә 970 административ хокук бозу очрагын теркәгән.
-
«Син аны гомер буе сихер астында яшәтер идеңме?»
Алар аерылыштылар. Унике ел җыйган дөньяларын туздырып, өч балаларын ятим итеп, бар туган-тумачаны, күрше-күләнне, бар авылны шаккаттырып аерылыштылар. Ике генә кеше аптырамады, ахры. Берсе – Рәйлә үзе, икенчесе – Василиса түти. Рәйлә бу көнне унике ел буена куркып, шулай да өметләнеп көтте. Ә Василиса түти хәбәрне ишеткәч кат-кат чукынды һәм болай диде: «Синең хөкемеңдә без мескеннәрең, и Тәңрем. Шулай булырга тиеш иде һәм шулай булды да!»
-
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнән дөрес туклану серләре
«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек».
-
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын 75кә артты
67 кеше моңарчы авырганнар белән контакттан соң вирусны эләктергән.
-
Сәхәр ашаганнан соң һәм авыз ачканда укыла торган ДОГАЛАР
Ураза тотуның төп шартларыннан берсе – ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый. Әгәр сәхәргә торырга җыенмыйсың икән, ниятләп яту кирәк.
-
Карантинда Америкада калган психолог Зөлфия Мәксутова: «Без барыбыз да бер көймәдә»
Казанда яшәүче психолог Зөлфия Мәксутова үзизоляция вакытын Америкада үткәрә. Апасына февраль аенда кунакка барган җиреннән кайта алмыйча кала ул. Очышларны башта күчерәләр, аннан бөтенләй туктаталар. Зөлфия белән Кушма Штатлардагы вәзгыять, американнарның карантинны ничек үткәрүе турында сөйләштек.
-
"Шәһри Чаллыга" ташламалы бәядән язылып кал!
20-30 апрель көннәрендә шәһәр газетасына ташламалы бәядән язылырга була.
-
Кушнаренко табибы: «Хастаханәдә ашарга да, юынырга урын да юк» [фото]
Башкортстанда Кушнаренко районы хастаханәсенең инфекция бүлегендә 14 кеше карантинга ябылган. Аларның алтысы — медицина хезмәткәрләре. Бүлек мөдире Азатлыкка медицина препаратларын кысып бирүләре, юынырга урын булмавы, ашарга да туганнары ташулары, иминлек чаралары турында сөйләде.