22 июнь 2017 яңалыклары
-
Мотоциклда ашыгыч ярдәм
Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады. Бу яңалыкның хуҗасы шәхси компания. Әлегә фельдшерлардан торган бер генә шундый бригада эшли. "Мотобригадалар Казанда дәүләт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшлиләр. Без дә үзебезнең шәһәрдә бу ысулын кулланырга булдык", - ди шәхси ашыгыч медицина ярдәмен оештыручыларның берсе Тимур Гыйззәтуллин.
-
Балалар медицина үзәгендә – яңа бүлек
Кама балалар медицина үзәгендә катамнез бүлеге ачылды. Ул бер килограммнан да ким авырлык белән туган сабыйларны тернәкләндерүдә ярдәм итәчәк. "Гадәттә мондый балалар реанимация үтеп, өйләренә кайтарылып җибәреләләр һәм яшәү урыннары буенча шифаханәләргә исәпкә куелалар. Аннары без аларны күрмибез дә диярлек. Ә бит аларның күбесе медицина ярдәменә мохтаҗ. Шул максатлар өчен...
-
Чаллыда яңа объектлар төзеләчәк
Хакимияттә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Аны гадәттәгечә башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды. Халык арасында төрле фикерләр тудырган "Лента" сәүдә үзәгенең икенчесен төзү мәсьәләсе беренче булып каралды. Проектны архитектор Анна Козачек тәкъдим итте.
-
Житель России сошел с ума во время просмотра матча Кубка конфедераций
Мужчина вместе с приятелем наблюдал прямую трансляцию матча сборной России и Португалии. Во время захватывающей игры футболистов болельщик заявил, что за ним следят спецслужбы. После этого астраханец выбежал на улицу и стал избивать себя гантелей по голове, а затем и вовсе решил покончить с собой. Он забрался на крышу и...
-
Чаллының Райсполком тукталышындагы “Аю” кафесын сүтәләр
Бүген иртәнге 9.00 сәгатьтә Райсполком тукталышында "Аю"кафесын сүтә башладылар. Белгәнебезчә, бу кафены берничә тапкыр ут төртеп яндырдылар. Биредә сугышулар, тәртип бозулар да гел булып торды. "Аю"да кичке уннан соң исерткеч эчемлекләр дә сатканнар. Бу криминаль кафеның документларын тикшергәннән соң, аның закон нигезендә төзелмәгәнлеге ачыкланган. Бүген 22 июньдә шәһәр башкарма комитеты...
-
Сабан Туе Гүзәле 2017
"Сабан туе гүзәле - 2017" шәһәр бәйгесенең финалына рәхим итегез! Программада шәһәребезнең иң гүзәл, иң мөлаем кызлары катнаша. Чара 29 июнь көнне С. Садыкова исемендәге Концертлар залында 19 сәгатьтә була.
-
Самоварлар күргәзмәсе ачылды
Чаллы шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музеенда самоварлар күргәзмәсе ачылды. Бирегә 100гә якын,төрле чорда,төрле төбәкләрдә эшләнгән самоварлар куелган. Шунысы кызыклы, алар арасында патша заманнарында һөнәрчеләр, тимерчеләр ясаганнары да бар. Россиядә самоварлар җитештерүгә һәрвакыт игътибар биргәннәр. Ул байлык билгесе һәм беренче кирәкле әйбер булып саналган. Күргәзмәдә, шулай ук, чит илләрдән...
-
Композитор Урал Рашитов: «Туган як»ны хәзер Elvin Grey җырлаячак»
Урал Рашитов - "Туган як", "Əлдермеш", "Кызыл розалар" кебек мегахитлар авторы. Композитор бүгенге көндә Уфада яши, берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итүеннән туктамый. Һәр җырның - үз язмышы. "Туган як" башта Айдар Галимов өчен языла. Əмма аңа җыр ошамый һәм Айдар аны төркемендә бэк-вокалистка булып эшләгән Вәсиләгә бирә. Яшь җырчы ризалаша,...
-
Фальшь из машины: как поступить с поддельной купюрой из банкомата?
Мошенники стали активнее сбывать фальшивые купюры через банкоматы, сообщает Центробанк. Каковы шансы получить поддельную банкноту от устройства самообслуживания и можно ли поменять ее на настоящие деньги?