Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа объектлар төзеләчәк

Хакимияттә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Аны гадәттәгечә башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды. Халык арасында төрле фикерләр тудырган "Лента" сәүдә үзәгенең икенчесен төзү мәсьәләсе беренче булып каралды. Проектны архитектор Анна Козачек тәкъдим итте.

Сәүдә үзәген ЗЯБ бистәсендә Яр Чаллы проспекты белән Низаметдинов урамы киселешкән җирдә төзергә җыеналар. Үзәк янында 430 урынга исәпләнгән машина кую урыны, 9 метр киңлектәге җәяүлеләр юлы булачак. 4800 кв. метрлы сәүдә үзәген 9 айда төзеп бетереп, файдалануга тапшырырга җыеналар.

33нче микрорайонда күпкатлы гараж төзелеше дә актуаль. Архитектор Анатолий Смирнов әйтүенчә, бу 1554 кв. метрлы машина кую урыны Шамил Усманов урамында булачак. Ә менә 7/25 торак йорты янында матурлык салоны төзү проектын эшләп бетерергә куштылар. Чөнки йортта яшәүчеләрнең рөхсәте турында документ күрсәтелмәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев