22 июнь 2021 яңалыклары
-
Чаллылылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алдылар
Хәтер һәм кайгы көнендә шәһәрдәшләребез Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алдылар. Чаллының төрле районнарында Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде.
-
Чаллы велоузышчысы Россия чемпионатында көмеш медаль яулады
Пенза шәһәрендә уздырылган велоспорт буенча Россия чемпионатында Чаллы велоузышчысы Илнур Зәкәрин төркем ярышларында көмеш медаль яулады.
-
Татарстан урманнарында аномаль эсселек аркасында авиапатрульләр оештырылды
Моннан тыш, республикада 11 мең гектар мәйданда урманнардагы вазгыятьне җир өсте патрульләре күзәтә. Янгын куркынычы янаган чорда Татарстанның урман фондында көн саен мониторинг һәм авиапатруль оештырылган.
-
Яр Чаллыда Яшьләр көне бу шимбәдә уздырыла
26 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне уздырылачак. Бәйрәм чаралары Яр буе паркы мәйданында оештырылачак.
-
Өч мең литр алкоголь саклаган
Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре гаражында сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр саклаучы кешене тоткарлаганнар.
-
Тоз дымланса, чәйнеккә юшкын утырса...
- Алюминий кәстрүлнең төсе тоныкланса, анда алма кабыгы кайнатып алырга киңәш ителә.
-
Кояш сукмасын! Артык кызулар китте
Синоптиклар бу атнада 30-32 градус эссе булачак дип кисәтә. 23 июньдә температура 35 градуска кадәр күтәрлергә мөмкин. Эсселек организм арыта, хәлсезлек озак дәвам итә. Кояш һәм эссе сугу йөрәк-кан тамырлары һәм тын юллары авыруларыннан интегүчеләргә аеруча куркыныч.
-
Шәһәрдәшләребез виртуаль шәм кабыза ала
Яр Чаллы шәһәре халкы «Хәтер шәме» онлайн-акциясенә кушыла ала.
-
Алабугада – халыкара фестиваль
15-18 июльдә Алабуганың Шишкин буалары мәйданында III халыкара музыка фестиваль була.
-
Черкиләр кемнәрне ярата?
Черкиләр чыкты. Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, берничек тә котылып булмый. Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан кешеләре була икән.
-
Ак кроссовканы нәрсә чистарта?
1 ысул. Аш серкәсе, кер юу порошогы, лимон согын бергә кушабыз. Болгатабыз. Аяк киеменә сылыйбыз. 10 минутка калдырабыз, җылы су белән юып төшерәбез.
-
Федераль льгота алучыларга Чаллыда социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә кирәк
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льгота алучыларга тиешле гаризаны күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә.
-
Россия хәрбиләренә – Чаллы автомобильләре
2021 елда “Ремдизель”дә җитештерелгән машиналар Россия хәрби частьләренә җибәреләчәк.
-
Сентябрьдә сайлау
VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2021 елның 19 сентябрендә була.
-
Чаллыда «Немец оккупациясе» һәм «Гетто» күргәзмә проектларын тәкъдим итәчәкләр
Бүген, 22 июньдә, 18:00 сәгатьтә Яр Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда танылган совет рәссамы Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» һәм «Гетто» күргәзмә проектын ачу планлаштырыла.