22 июль 2020 яңалыклары
-
Кредит алмыйча 40 сыерлы ферма булдырган Айдар Әхмәтшин: «Чаллыда тудым, ләкин һәр җәем авылда уза иде»
Шикәрле Каен авылы малтабары Айдар Әхмәтшинны районыбыз җирлегендә һәм Минзәлә шәһәрендә бик яхшы беләләр. Ул менә биш ел инде үзе җитештергән сөт продукциясен Хуҗамәт авылының – «Ихлас», Минзәлә шәһәренең – «Старт», «Для вас», «Агыйдел» кибетләрендә сата.
-
«Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы — 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…» [гыйбрәтле тормыш]
Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны…
-
Татарстан хакимияте мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен 3 млрд сумнан артык акча бирде
Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.
-
Чаллылылар Владимир Высоцкийны искә алачак
25 июльдә актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның вафатына 40 ел тула. Чаллылыларны автор-башкаручының хәтер көненә багышланган чараларда катнашырга чакыралар.
-
Татарстан Россия туристлык-рекреация зоналары конкурсында 21 меңгә якын тавыш җыйды
Республика Россия Федерациясенең 10 төбәге арасында дүртенче урында тора.
-
Татарстан туристлык-рекреация зоналар булдыру конкурсында 4нче урынга күтәрелде
Бер тәүлек эчендә Татарстан өчен тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде.
-
Чаллыда җирле кеше ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүм итә
Бу хәл 18 июль көнне 39/18 йортында булган.
-
Яшь гаиләләргә фатир алу мөмкинлеге артты: хәзер бюджет өлкәсендә эшләү мөһим түгел
Яшь гаиләләргә Президенттан саллы бүләк: хәзер социаль ипотека буенча фатир алу өчен бюджет өлкәсендә эшләү мөһим түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны кайгыртып, социаль ипотека программасына кушылу мөмкинлеген тудырды. Республикада әлеге мөмкинлектән 6 мең яшь гаилә файдаланыр дип көтелә.
-
1 августтан пенсия арта. Өстәмә кемгә тиеш һәм аны ничек алырга?
1 августтан пенсия арта. Өстәмә кемгә тиеш һәм аны ничек алырга? Эшләүче пенсионерлар пенсиясенә һәр ел саен 1 августтан “перерасчет” ясала. Автомат рәвештә хәл ителә бу. Моның өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Дөрес, пенсия арту эшчәнлеген дәвам иттерүче өлкәннәрнең кайберләренә генә кагыла. Тәгаенләп әйтсәк, картлык буенча, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча иминиятләштерү пенсияләрен алучыларның акчасы артачак.
-
Яман шештән дәвалаучы мошенникларны тотканнар
Үзләрен онкология чирен дәвалаучы табиблар дип таныткан мошенниклар төркемен Яр Чаллыда полиция тоткарлаган.
-
5 бала су коенырга килгән, берсен эзлиләр... (ФОТО)
Мамадыш районында Нократ елгасында баткан малайның гәүдәсен эзлиләр
-
Коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Татарстанда коронавирустан үлүнең ике яңа очрагын теркәлгән