5 бала су коенырга килгән, берсен эзлиләр... (ФОТО)
Мамадыш районында Нократ елгасында баткан малайның гәүдәсен эзлиләр
Аяныч хәл кичә кич 21 июль көнне килеп чыга. Җирле коткаручылар белән бергә Казаннан килгән 5 водолаз да су асларын тикшерә.
Билгеле булганча, биш бала су коенырга килгән. Шуларның берсе – 13 яшьлек малай судан кире йөзеп чыга алмаган, баткан. Хәзер батып үлгән баланың гәүдәсен 26 кеше эзли. Фаҗига булган урында 7 техника, 2 көймә. Әлегә эзлиләр, башка хәбәр юк...
Шул җирдән МЧС фотолары.
Чыганак:Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев