22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кабат яллар
Ноябрьдә Татарстанда атнага биш көн эшләүчеләр өчен 1-4, 6, 8 һәм 9 ноябрь ял көннәре булачак, ә 5 һәм 7 ноябрь - эш көннәре. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - эш көне булмаган...
-
Чаллы кызы - җиңүче
Санкт-Петербургта "Салют талантов" халыкара проектының IV суперфиналы узды. Әлеге проектта шәһәрдәшебез, "Щелкунчик" классик бию ансамбле солисты Анастасия Мордвинова катнашты һәм III дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады.
-
Сорауларыгыз булса...
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарә башлыгы беренче урынбасары Марат Зарипов Чаллы халкын кабул итә. Очрашу 24 октябрьдә Сөембикә проспектындагы 69нчы йортта (47/12) көндезге 12дә башлана.
-
КАМАЗ хәрби машиналар җитештермәячәк
Ел ахырына кадәр КАМАЗ соңгы хәрби активын сатып, тулысынча коммерция нигезендә автомобильләр җитештерүгә күчәргә ниятли. 2012 елда предприятие шул максаттан "Ремдизель" заводын саткан иде.
-
Иң матур сүз – исәнмесез
Шулай беркөнне редакциябезгә берәү шалтыратты: - Без, татарлар, дөрес исәнләшә белмибез, - диде үзен Хәмит абый дип таныштырып. - Исән кешегә исәнме, диеп эндәшәләрмени? "Әссәләмәгаләйкүм" гарәпчә була, "хәлләр ничек?" дисәң, бик гади, хөрмәтләмәгән кебек. Берәр җүнле, мәгънәле сәлам бирү сүзе кирәк бит инде... Хәмит абыйның әйткәннәре кызык та, шул ук...
-
Кечкенә татар иле
Бу көннәрдә шәһәрнең беренче татар балалар бакчасы "Көнбагышкай" ачылуга 35 ел тула. Аны 34 ел гомерен Чаллы балаларын тәрбияләүгә багышлаган Гөлия Минһаҗетдинова җитәкли. Ул "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесенә, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә, шәһәр хакиме грантына лаек булган. Шушы еллар дәвамында биредә тату, нәтиҗәле эшләүче, балаларга саф татар телендә белем һәм...
-
“Танышырга рөхсәт итегез!”
23 октябрьдән 27сенә кадәр Чаллыда дүртенче тапкыр шушы исемдәге акция үтәчәк. Чараның төп максаты һәм бурычлары алдагы акцияләрнекеннән әлләни аерылмый. Бу юлы да гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен ачыклау (тикшерү срогы җиткән йортларда), коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы (30 мең сумнан арткан очракта) фатир хуҗалары белән очрашу, шулай ук "нульле"...
-
Рәхмәт сезгә, авыл уңганнары
Чаллыда ярминкәләр уздыру традициягә әйләнде. Әлеге чара шәһәр халкын түбән бәядән сыйфатлы авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән иң мөһим социаль проектларның берсе. Шуңа да аны елдан-ел оешкан төстә уздырырга тырышалар. Узган шимбәдә Сарман тракты, Г.Камал бульвары, "Южный" агросәнәгать паркы һәм "Шелковый путь" сәүдә-күргәзмә үзәгендә авыл уңганнары үзләре җитештергән...