Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт сезгә, авыл уңганнары

Чаллыда ярминкәләр уздыру традициягә әйләнде. Әлеге чара шәһәр халкын түбән бәядән сыйфатлы авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән иң мөһим социаль проектларның берсе. Шуңа да аны елдан-ел оешкан төстә уздырырга тырышалар. Узган шимбәдә Сарман тракты, Г.Камал бульвары, "Южный" агросәнәгать паркы һәм "Шелковый путь" сәүдә-күргәзмә үзәгендә авыл уңганнары үзләре җитештергән...

Чаллыда ярминкәләр уздыру традициягә әйләнде. Әлеге чара шәһәр халкын түбән бәядән сыйфатлы авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән иң мөһим социаль проектларның берсе. Шуңа да аны елдан-ел оешкан төстә уздырырга тырышалар.

Узган шимбәдә Сарман тракты, Г.Камал бульвары, "Южный" агросәнәгать паркы һәм "Шелковый путь" сәүдә-күргәзмә үзәгендә авыл уңганнары үзләре җитештергән азык-төлекне шәһәрдәшләргә тәкъдим иттеләр. Сарман трактында Әгерҗе районы агросәнәгать предприятиеләре һәм фермерлары сатты. Алардан шәһәр җитәкчеләре дә, халык та канәгать калды. "Без ел саен кышка әлеге район җирлегендә үскән бәрәңгене алабыз. Быел килограммын 10 сумнан җибәрәләр. Алла боерса, 3 капчык алып, базга салып куябыз", - ди пенсионер Наилә Хәйруллина.

Шофер булып эшләүче Марат Хәеров килограммын 210 сумга сыер ите алуына шатлана: "Кайнар суга салуга пешә торган тавык итеннән туйган идек инде. Авылда үстерелгән табигый ит ашыйсы килә. Алла боерса, бүген пилмән пешерәбез", - ди ул.

Дүшәмбе көнне хакимияттә узган киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев тә ярминкәләргә килгән авыл халкына һәм шәхсән район башлыгына рәхмәт белдерде. Шулай ук ул шәһәрдәшләрне авыл халкына карата хөрмәтле һәм рәхмәтле булырга чакырды. "Чаллыга түбән бәядән бик күп продукция китерелде. Итнең килограммын 200-210 сумнан, бәрәңгене 10-12 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Ярминкә уздыру өчен авыл халкы төн йокыларын йокламый иртән үк торып килә. Ләкин шул ук вакытта кайбер шәһәрдәшләрнең рәхмәтсез булуы күңелгә бик авыр тәэсир итә. Сайланалар-сайланалар да, авыл халкын тәнкыйтьли башлыйлар", - диде Наил Мәһдиев. Гомумән, башкарма комитет җитәкчесе ярминкәләр үткәрү өчен сатучыларга барлык уңайлыкларны тудырырга кушты.

25 октябрьдә Чаллыда кабат ярминкәләр үтәчәк. Бу көнне Шамил Усманов урамында Татпотребсоюз предприятиеләре сәүдә итә. Сарман тракты, Г.Камал бульвары, "Южный" агросәнәгать паркы һәм "Шелковый путь" сәүдә-күргәзмә үзәгендә дә якын-тирә районнарда җитештерелгән югары сыйфатлы, тәмле, ә иң мөһиме, арзан бәядән азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев