22 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Памятка 01
-
Шәһәребез өчен – мактаулы җиңү
Чаллы шәһәре беренче тапкыр экологик рейтингта беренче урынга чыкты. Әлеге рейтингны Россиянең Табигать министрлыгы әзерләгән. Бу рейтингка халкы 100 меңнән арткан шәһәрләр кертелгән. Мониторинг өчен чүп-чарларны эшкәртү, атмосфера, сулыкларның торышы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, энергия белән суны куллану һ.б. күрсәткечләр кертелгән. Рейтингның икенче баскычында Казан. Бишлеккә тагын Воронеж, Магас и...
-
Чаллыда тагын бер Кытай компаниясе ачыла
Чаллыда Кытайлылар 50 млн. сумга төшәчәк җитештерү эшен башлап җибәрәчәкләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Элдар Тимергалиев Кытайда халыкара инвестиция ярминкәсендә булган. Чаллы һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек турында ул Шэньян шәһәре башлыгы белән сөйләшкән.
-
1 декабрьгә кадәр салымнарыгызны түләгез!
Шәһәребездә бүгенге көндә салымнарның нибары 251 млн. сумы ягъни 30% ы гына түләнгән. Бу хакта салым инспекциясе җитәкчесе Лилия Гатина хәбәр итә. Барлыгы әлегә 164 млн. сум транспорт салымы, 72- милек һәм нибары 15 млн. сум җир өчен салым түләнгән. Лилия Гатина сүзләренә караганда, узган ел бу вакытта 34% түләнгән...
-
Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе узды
Иҗатка соңарып кына килгән һәм бакыйлыкка иртәрәк күчкән әдипләр арасында иҗади гомере 15 еллап кына булган Газиз Кашапов та бар. Дөньяда нибары 49 ел яшәп, зур тормыш мәктәбе үткән, прозаик, публицист, шагыйрь буларак танылган шәхес ул. 16 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе...
-
“Күңел” бәйрәмгә дәшә
Шәһәребезнең күрке булган "Күңел" радиосы август аенда үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, 30 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында радионың зур юбилей концерты булачак.Радионың җитәкчесе Рүзилә Гатина сүзләренә караганда, бу көнне татар эстрадасының танылган җырчылары белән берлектә шоу-тамаша булуы көтелә.