24 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Чаллыда 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясатты
Бүгенге көнде Чаллыда коронвирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын – 268 мең, икенчесен 214 меңнән артык кеше ясаткан. Моннан тыш, 18 меңнән артык кеше ревакцинация үткән. Бу эш зурлар шифаханәләрендә һәм махсус пунктларда дәвам итә. Атогигантта исә 3 701 кеше ревакцинация ясаткан.
-
Боз астында калсаң, чыга аласыңмы? - ВИДЕО
Социаль челтәрләрдә Качмануда (Крещение) су коенганда балалары һәм ире күз алдында батып үлгән хатын-кыз турында видеоны карагач, битараф калган кеше булмагандыр.
-
Түрәләр шикаятьләрне карыймы?
Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында хисап тотты.
-
Күпбалалы гаиләләргә – 415 җир участогы
Күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен бушлай җир бирү программасын тормышка буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә җир алу өчен чиратта торган 8719 гаиләнең 3 399сенә участок бирелгән.
-
63/16 йорты куллануга тапшырылды. Аны күпме көттеләр?
Бүген Чаллыда социаль ипотека буенча 6 подъездлы 216 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. 63/16да фатир ачкычларын медицина өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, 30дан артык яшь гаилә алды.
-
Җир сатудан 270 миллион сум акча кергән
Чаллының гомуми мәйданы 17103 гектар. Аның 71%ы дәүләт һәм муниципаль милек.
-
Транспортта куар-кодны әле дә тикшерәләр
Җәмәгать транспортында тәүлегенә 68000 кеше йөри. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең киеренке булуын истә тотып, куар-кодларны тикшерү дәвам итә.
-
Чаллы кешесе ашыгыч ярдәм машинасына юл бирер өчен, үз автомобилен ишегалдыннан күчереп куярга баш тарта - ВИДЕО
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында бала була.
-
Ашыгыч ярдәм хезмәте ишегалдыннан чыгып китә алмады. Кем гаепле? - ВИДЕО
Социаль челтәрләрдә бер машина хуҗасының ваемсызлыгы аркасында ашыгыч ярдәм хезмәтенең ГЭС бистәсенең 3/3 йорты ишегалдыннан тиз генә чыгып китә алмавы турында хәбәр таралды.
-
Хатынын һәм аның сеңлесен үтергән Чаллы кешесенә үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды
Алдарак Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган идек.
-
"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм" - Биклән мәктәбенә бомба куючы миллион сум таләп иткән
Тукай районы Биклән авылы мәктәбен шартлатырга янаган кеше 1 млн сум таләп иткән. Бүген иртән ул Биклән авылында бомба куелганы турында хәбәр җибәрә.
-
Тукай районы мәдәният идарәсе җитәкчесенең кем икәне билгеле булды
Чаллы татар драма театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзрахманов Тукай районы мәдәният идарәсен җитәкләде. Бүген аны яңа вазифага тәкъдим иттеләр.
-
"Кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли, димәк идарә итү компанияләре дә ишегалларын вакытында кардан чистартырга тиеш"
Шәһәр урамнарын 100дән артык техника, 90 хезмәткәр кардан чистарта. Төп проспекталар даими чистартылып тора, ә менә ишегалларындагы юллар канәгатьләнерлек түгел. Халыктан кергән шикаятьләрнең күплеге моның дәлиле. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тиешле хезмәтләргә, идарә итү компанияләренә төп проспектларны гына түгел, ишегалларындагы кварталара юлларны да бер тәүлек эчендә кардан чистартырга кушты.
-
Тукай районы Биклән авылында гадәттән тыш хәл - ВИДЕО
Мәктәптә бомба куелган дигән хәбәр килеп ирешә.
-
Кайсы ТОС яхшырак?
«Татарстан Республикасының иң яхшы ТОСы» республика конкурсы старт алды. Ул башта шәһәр, аннан соң республика этабында үтә.