24 октябрь 2017 яңалыклары
-
Шиномонтаж үзәкләренә ашыгыгыз
Беренче кар Чаллы шиномонтаж үзәкләрендә бернинди ыгы-зыгы тудырмады. Белгечләр әйтүенчә, хәзер күпчелек машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрен кышкыга алдан ук алмаштыра башлаганнар икән. Әлегә чын-чынлап кар ятмаган, бозлавыклар юк. Кешеләр тәгәрмәчләрен нормаль режимда алыштыралар.
-
Чаллы лагерьларе балаларны көтә
Көзге каникуллар 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Балаларның каникул чорында шәһәребезнең 57 мәктәп базасында ял оештарыла. Анда 2 977 бала ял итәр дип көтелә. Мәктәп яны лагерьләрендәге чараларның 70%ы спорт чаралары.
-
Театр гастрольгә китте
Чаллы татар дәүләт драма театры Уфаның "Нур" татар дәүләт театрында үзенең спектакльләрен күрсәтә. Тугандаш республика тамашачыларына "Язмыш сынавы", "Ай тотылган төндә", Ул бит кичә иде" спектакләләре тәкъдим ителә. Театр җитәкчелеге һәм артистлар Уфада гастрольләр уңышлы узар дип өметләнәләр.
-
Ярминкәләр гөрли
Узган ял көннәрендә Чаллыда өстәмә ярминкә мәйданы булды. Тукай яр буенда, "Төзүче" стадионы янына да сатып алучылар күп килде. Сарман трактында да бәрәңге, суган, яшелчәләр саттылар. "Тукай районы авыл хуҗалыгы уңганнары соравы буенча "Төзүче" стадионы янында да ярминкә оештырдык", - ди куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова.
-
Шәһәрне чистарттылар
Санитар-экологик айлык кысаларында үткәрелгән шимбә өмәсендә 30 меңнән артык кеше, 910 оешма катнашты. Бер көн эчендә 70 гектар мәйдан җирдән 1434 куб.м. чүп-чар чыгарылды, 2147 агач һәм куак утыртылды, 3600 агач матур итеп киселде, 1100 кв.м. чәчәк түтәлләре казылды. Шимбә өмәснедә "Электротранспорт", "Жилэнергосервис" "КОМ", Катыргы-кәгазь комбинаты акционерлык җәмгыятьләре, мәдәният, мәгариф,...
-
Мәскәү проспекты тантаналы төстә ачыла
Бу атнада шәһәребезгә мәртәбәле кунаклар килер дип көтелә. Капиталь төзекләндерү ясалган Мәскәү проспектына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт бәя бирәчәк. Бу чара 27 октябрьгә планлаштырлган. Шул ук көнне Старовойт һәм Миңнеханов М-7 федераль юлының төзекләндерлгән 2 өлешен файдалаунга тапшырачак.