Шиномонтаж үзәкләренә ашыгыгыз
Көн темасы

Шиномонтаж үзәкләренә ашыгыгыз

Беренче кар Чаллы шиномонтаж үзәкләрендә бернинди ыгы-зыгы тудырмады. Белгечләр әйтүенчә, хәзер күпчелек машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрен кышкыга алдан ук алмаштыра башлаганнар икән. Әлегә чын-чынлап кар ятмаган, бозлавыклар юк. Кешеләр тәгәрмәчләрен нормаль режимда алыштыралар.

Элегрәк кар ятмыйча тәгәрмәч алыштырырга ярамый, дигән фикер бар иде. Хәзер инде бу фикердә торучылар азая бара. Температура + 10 нан түбәнрәк төшсә, резинаны инде алыштырырга була, дип саный белгечләр. Шәһәр ЮХИДИ хезмәткәрләре дә машина йөртүчеләрне тәгәрмәчләрен алыштырырга һәм юлларда игътибарлырак булырга чакыра. Әлегә юл-транспорт һәлакәтләре артуы күзәтелми, ләкин һава торышы бозылу сәбәпле юл хәрәкәте кагыйдәләренә аеруча да игътибарлы булырга кирәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев