24 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Кышкы солянка»: сәхнә артында ниләр бар? (видео)
Казанның Филармония сәхнәсендә татар эстрадасы артистлары катнашында «Кышкы солянка» концерты узды. Сәхнә артында җырчыларның хис-кичерешләре турында сораштык. Видеолар әлеге сылтама буенча - http://intertat.ru
-
“Тимер атлар”га ут капмасын
Күп кенә машина йөртүчеләр автомобиль двигатален суынмасын өчен гади одеял яки киез тукыма белән каплап куюны дөрес саный. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча бу ысул бик куркыныч! Япмаларга янгын кабу ихтималы зур.
-
Гөлдәния Хәйруллина кияүгә чыккан
Шушы хәбәрне сөйләп бөтен Чаллы гөрли. Кияүве баянчысы Фәйзелхак икән диләр. Баксаң моңа җырчының яңа клибы сәбәпче икән. Кем ни күрә шуны чын итеп сөйли.Бу гайбәт бер дә чынлыкка туры килми. Гөлдәния ханым актив иҗат эшен алып бара, тиздән ире мәрхүм композитор турында китап чыгарырга тора.
-
Чаллыда төп шәһәр чыршысы утларын кабызды
Чаллыда төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы булды. Ул шәһәрнең үзәгендә "Азатлык" мәйданында урнашкан. Аңа кадәр ике сәгать алдан Сидровка һәм Зяб бистәләрендә, Тукай яр буе районында район чыршыларын кабызу бәйрәме булган иде. Төп чыршы янындагы чара "Безгә яңа ел ашыга" исемле программа белән башланып китте. Соңыннан "Автоград яңа ел утларын...
-
В АСВ определили списки на выплату клиентам Татфондбанка в банках-агентах
Государственная корпорация «Агентство по страхованию вкладов» опубликовала списки о распределении клиентов Татфондбанка на выдачу страховых выплат. Соответствующая информация была размещена на сайте АСВ. Вкладчики распределены по банкам и указаны в таблице. Напомним, прием заявлений и документов по выплате возмещения по вкладам и сама выплата начнутся с 26 декабря через ПАО...
-
Чаллыда заманча химия терапиясе үзәге ачылачак
2017 елның гыйнварында Татарстанның Чаллы шәһәрендә заманча химия терапиясе үзәге ачылачак. Ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә урнашачак. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Министр Чаллыда онкологик авыру күрсәткечләре артуын билгеләп узды. Анда яман шеш авырулары Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ди ул. "40 ел элек...