Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда заманча химия терапиясе үзәге ачылачак

2017 елның гыйнварында Татарстанның Чаллы шәһәрендә заманча химия терапиясе үзәге ачылачак. Ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә урнашачак. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Министр Чаллыда онкологик авыру күрсәткечләре артуын билгеләп узды. Анда яман шеш авырулары Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ди ул. "40 ел элек...

2017 елның гыйнварында Татарстанның Чаллы шәһәрендә заманча химия терапиясе үзәге ачылачак. Ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә урнашачак. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Министр Чаллыда онкологик авыру күрсәткечләре артуын билгеләп узды. Анда яман шеш авырулары Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ди ул. "40 ел элек яңа шәһәр төзергә килгән яшьләр хәзер картая, бу шуның белән аңлатыла", - дип белдерде Гадел Вафин. Аның сүзләренә караганда, Чаллыда нур терапиясе амбулатор үзәген булдыру да ниятләнә.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/24/132010/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев