26 май 2020 яңалыклары
-
ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак
Төп чаралар 27 май көнне башлана.
-
Минтимер Шәймиев ТАССР төзелү турында: Бу безнең тарихта хәлиткеч вакыйга булды
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ТАССРның бер гасырлык юбилее алдыннан интервью бирде.
-
Помидорда фитофтороз башланмасын, дисәң
Мондый салкынча, яңгырлы көннәрдә яшелчәләргә аеруча куркыныч яный.
-
Пычрак, газсыз һәм утсыз фатирдан бер сүз дә сөйләшә белми торган 7 яшьлек “маугли” баланы тапканнар
Аның әнисе беркайда да эшләмәгән, улын тәрбияләү белән дә шөгыльләнмәгән, чөнки ул барысыннан да артык шешәне яраткан.
-
«Улын, кызын көтә әбекәй. Калган гомерен килерләр дип, картлар йортында уздыра…»
Дәүләт думасы депутаты Ольга Павлова белән очрашуда утырам. «Быелның гыйнварыннан Татарстанда өлкән кешеләрне гаиләләргә тәрбиягә алу проекты эшли башлый», – дип сөйли ул. Мөгаен, өлкән һәм ялгыз кешеләр турында барадыр сүз. Чөнки кемнең дә кемнең кадерледән-кадерле әтисен йә әнисен читләр кулына бирәсе килсен?! Шулай дип уйлый башлыйм да, шундук өлкән яшьтәгеләр өчен интернатлар, картлар йортлары, кулларын каш өстенә куеп, тәрәзәдән күз алмый, кемнедер көткән әби-бабайлар күз алдыма килеп баса. Алар да бит балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр шикелле. Улларын, кызларын көтәләр. Гомерләрен, «килер» дип, көтеп уздыралар.
-
Эчке эшләр министры урынбасары: CVV-кодны әйтергә ярамавына халыкны күндерә алмыйбыз
«30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент», — диде Владимир Изаак.
-
Чаллыда базга егылып төшкән 92 яшьлек әбине коткарганнар
Коткаручылар базга төшеп, карчыкны носилка ярдәмендә өскә күтәргән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
-
Татарстанда тагын 63 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган
26 май статистикасы буенча Татарстанда тагын 63 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. Бары тик бер очракта гына авыру читтән кергән кешедә табылган. 18 кеше хастаханәләргә җибәрелгән.
-
Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле булды
Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.
-
БДИ быел 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнары белән башланачак
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры 3 июльдә башланып, 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
«Без беренче керәбез дип әйткән булган». Арчада ир белән хатын мунчада ис тиеп үлгән
Арча районы Субаш-Аты авылында фаҗига: 22 майга каршы төндә ир-ат белән хатын-кыз, мунчада ис тиеп, вафат булган. 41 яшендә гомере өзелгән Резидә Йосыпованың өч баласы ятим калган. Читтән кайтып кына йөрүче булса да, авылда аны азмы-күпме беләләр. «Бик җайлы, акыллы хатын иде», - дип искә алалар мәрхүмәне.
-
Татарстанга 30 градуслык эссе килә
Татарстанда бу атнада эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чаллы эшмәкәрләре дәүләттән субсидия ала алачак
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары нигезендә 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде. Түләүләрне яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начараю шартларында, аеруча зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ала алачак. Бу хакта Чаллы салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова сөйләде
-
Коронавирустан бөтен кешегә кайчан прививка ясый башлаячаклары билгеле
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдергәнчә, илдә инде көзен үк массакүләм вакцинация ясау башланырга мөмкин.