Коткаручылар базга төшеп, карчыкны носилка ярдәмендә өскә күтәргән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Чаллыда базга егылып төшкән 92 яшьлек әбине коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке бишләр тирәсендә 112 бердәм номерына Сидоровка бистәсенең Исаев урамында өлкән яшьтәге хатын-кызның тирән базга егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Әби үз көче белән генә баздан чыга алмаган.
Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре базга төшеп, карчыкны носилка ярдәмендә өскә күтәргән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Чыганак: Татар информ
Нет комментариев