26 октябрь 2017 яңалыклары
-
Машиналарны юл читенә куймагыз!
ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында һәм яңа шәһәрнең Беляев урамының ике ягына да транспорт тукталышын тыя торган урыннар барлыкка килде. Кагыйдәне бозган кешеләрнең машиналарын штрафстоянкага алып китәргә мөмкиннәр. Юл хәрәкте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне бозмаска чакыра.
-
«Бигеш»тән Мармариска кадәр туры авиарейс ачыла
«Даламан» һәм «Бегишево» аэропортлары «Анекс Тур» туристик компаниясе белән берлектә өчъяклы килешү төзеделәр. Әлегә кадәр Эгей диңгезе яр буенда урнашкан Төркиянең Мармарис курорты Россиянең җиде шәһәре белән һава юллары белән бәйләнгән иде. «Даламан»-«Бегишево» туры авиарейсы 2018 нче елның маенда ачу планлаштырыла.
-
Балаларга – бүләк
Түрәләр яңа туган балаларга дәүләт тарафыннан бүләк ясарга кирәк дигән карага килгәннәр. Ул үз эченә сабыйга ярты елга җитәрлек кирәк-яракларны ала. Әгәр әлеге проект хупланып, үз көченә керсә, бала тудыру йортыннан чыкканда, аны һәр анага тапшырачаклар.
-
Өстәмә керемнәрне – җир асты юлларына
Шәһәр советы утырышында казнадагы өстәмә керемнәрнең нинди максатларга тотылачагы билгеле булды. Ул - республика бюджетыннан субцидия буларак килгән акчалар. Әлеге финансларның 18,5 миллионын юл төзеклеген контрольдә тотучы машиналарны төзекләндерүгә сарыф итәчәкләр. Наил Мәһдиев әйтүенчә, ремонт көз-кыш сезонын ачу өчен кирәк.
-
«КАМАЗ» да кабина каркаслары заводы төзелеше төгәлләнде
68 мең кв. метр гомуми мәйданы булган әлеге завод төзелеше узган елның март аенда башланган иде. Килешү буенча, «КАМАЗ» тулысынча төзелеш өчен, ә «ДК РУС» предприятиесе Daimler AG компаниясе белән берлектә җитештерүне оештыру өчен җавап бирә.
-
Чаллыда үзенчәлекле музей эшли
Шәһәрнең "Хәрби дан" музее үзенең экспонатларын даими тулыландырып тора. Анда Бөек Ватан сугышы елларындагы корал макетлары, солдатларның шәхси әйберләре зур урын алып тора. Соңгы елларда музей төрле техника белән дә тулылана башлады. Бинаның подвалында немец мотоцикллары, "Опель Кадет" , "Опель Капитан" кебек иске машинаналар, Б4 6А броневигы, КА-38 немец пушкасы...