«КАМАЗ» да кабина каркаслары заводы төзелеше төгәлләнде
68 мең кв. метр гомуми мәйданы булган әлеге завод төзелеше узган елның март аенда башланган иде. Килешү буенча, «КАМАЗ» тулысынча төзелеш өчен, ә «ДК РУС» предприятиесе Daimler AG компаниясе белән берлектә җитештерүне оештыру өчен җавап бирә.
Бүгенге көнгә гомумтөзелеш эшләре башкарылган, бина ут һәм җылылык белән тәэмин ителгән, инженерлык челтәрләре булдырылган. Бу эшләр өчен 3 млрд. сум акча тотылган. Хәзер чиратта - буяу һәм эретеп ябыштыру цехларында җиһазларны монтажлау. Серияле җитештерү 2019 елның гыйнварында каралган.
Заводның җитештерү куәте елына 55 мең берәмлекне тәшкил итә. Кабиналарның яңа каркаслары «КАМАЗ»ның төп җыю конвейерына һәм Mercedes-Benz йөк машиналары өчен китереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев