26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Шәһәрдәшләребез – ел җитәкчеләре
Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә "Ел җитәкчесе" республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында дүрт шәһәрдәшебез дә бар. "Югары көндәшлеккә ия" номинациясендә - "Акульчев" компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев, "Актив инвестицион эшчәнлек" номинациясендә - «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, "Инновацион эшчәнлек өлкәсендә казанышлар" номинациясендә - "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары...
-
Фәрит Шаһиәхмәтовка медаль тапшырылды
Башкалада республиканың иң яхшы җитәкчеләрен ачыклауга багышланган "Ел җитәкчесе-2014" тантанасы үтте. Анда "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды.
-
Чаллыда картинг буенча ярышлар үтә
27 декабрь көнне Яр Чаллы картодромында кышкы картинг буенча шәһәр кубогына ярышлар уздырыла. Анда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрле балалар катнаша ала. Ярышларның икенче этабы - 7 февраль, өченче этабы 28 февраль көнне үткәрелә.
-
Автобуслар алырга – субсидия
Татарстанда сигез муниципаль берәмлек арасында метан белән эшли торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен техника алу өчен федераль субсидия бүленде. Чаллы шәһәре 59 техникага гариза бирде. Субсидия бирү программасы 2013 елда эшли башлады. Ул елны шәһәр газ ягулыгына эшли торган 80нән артык автобус алган иде. Быел Татарстанга федераль бюджеттан 764,36...