Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребез – ел җитәкчеләре

Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә "Ел җитәкчесе" республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында дүрт шәһәрдәшебез дә бар. "Югары көндәшлеккә ия" номинациясендә - "Акульчев" компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев, "Актив инвестицион эшчәнлек" номинациясендә - «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, "Инновацион эшчәнлек өлкәсендә казанышлар" номинациясендә - "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары...

Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә "Ел җитәкчесе" республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында дүрт шәһәрдәшебез дә бар.

"Югары көндәшлеккә ия" номинациясендә - "Акульчев" компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев, "Актив инвестицион эшчәнлек" номинациясендә - «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, "Инновацион эшчәнлек өлкәсендә казанышлар" номинациясендә - "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары Ирек Гомәров, "Җитештерүдә экологик куркынычсызлык" номинациясендә «РариТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин җиңүче дип танылды.

Бәйрәм чарасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә республика, ил үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм "Ел җитәкчеләре"н бүләкләү алдагы елларда да дәвам иттереләчәк дип вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X