27 март 2017 яңалыклары
-
Чаллыда 10 мең агач һәм куак, бер миллионнан артык чәчәк утыртачаклар
Бу язда Яр Чаллыда 10 мең агач һәм куак, бер миллионнан артык чәчәк утыртачаклар. Бу хакта бүген шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде. Утырту өчен әзерләнгән үсентеләрнең сыйфатына җитди игътибар биреләчәк. Тамыр системасы нык булган һәм озынлыгы ике метрдан да артык агачлар гына утыртылачак. Утырту өчен...
-
Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан. - Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә...
-
Ул арбасындагы куркынычсызлык каешларына буылып үлгән, дип фаразлана.
25 нче март көнне кичен Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендәге йортларның берсендә фатирда кресло-каталкада буылу билгеләре белән 12 яшьлек малай гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе. Якынча мәгълүматларга караганда, фатирда...
-
Башкортстанда ике поезд бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды
Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Корбаннарның барысы да Учалы тау-баету комбинаты хезмәткәрләре. Учалы тау-баету комбинаты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстанның Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Якшәмбе казадан соң өч кешенең һәлак булуы турында белдергәннәр иде. Корбаннарның...
-
Зифа Кадыйрова әсәрләре экраннарга чыгарга мөмкин
25 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу узган. Язучы "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, очрашуга килүчеләр күп булмаса да, ул бик нәтиҗәле узган. "Гадәттә, тар даирәдә сөйләшүләр яхшырак та була әле", - ди ул безнең белән әңгәмә барышында. "Мин Мәскәүнең китапларым белән кызыксынуын белмәдем...
-
Чаллыда Анатолий Вассерман катнашында интеллектуаль уеннар үтәчәк
12 май көнне шәһәребезгә заманабызның иң акыллы шәхесе - Анатолий Вассерман киләчәк. Сәяси консультант, журналист, публицист, күпсанлы интеллектуаль уеннар жиңүчесен автокалада "Интеллект" клуб берләшмәсенең уеннарына көтәләр. Танылган эрудит "Хаким кубогы" исемендәге интеллектуаль ярышларда яшьләр белән уйнап, аларның сорауларына да җавап бирәчәк. Чарада катнашучы командалар уеннарга инде актив әзерләнә. Аларны ни...
-
Чаллыда модельләр җыючылар һәм иҗат итүчеләрнең халыкара слеты үтте
Балачак уеннары алар өчен профессиональ шөгыльгә әйләнгән. Яр Чаллыда алтынчы тапкыр төбәкара модельләр иҗат итүчеләр слеты үтте. Казан, Әлмәт, Уфа, Самара, Тольятти кебек эре шәһәрләрдән авиация, махсус техника, ретро машиналар, робот һәм чын машиналарның миниатюр нөсхәләрен күрсәтергә дип, шактый гына оста җыелды. Катнашучылар арасында өлкән яшьтәге абыйлар да, яшь егетләр...
-
Түбән Тәкермәндә югалган бабайның гәүдәсен таптылар
6 мартта ук югалган бабайны эзләү 3 атнага сузылды. Ниһаять, аның үле гәүдәсе 26 март көнне Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында табып алынды. Исегезгә төшерәбез, Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы Миннәхмәт Баһаутдинов иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, аның кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Бабай өстенә...
-
Кемнең бурычы күпме?
Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ел башыннан 813,2 миллион сум тәшкил итә. Ярты ел элек кенә бу сумма 760 миллион иде. Торган саен бурычлылар арта. Гомумән март башына алынган мәгълүматларга караганда Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 5,7 миллиардка җиткән. Чаллыга күрше Түбән Кама халкының коммуналь хезмәтләр өчен 405,4...
-
Бүреләр кешеләргә ташлана башлаган
Башкортстанның Бөрҗән районында халык бүреләр нык артуга зарлана. Бүреләр төннәрен тышка чыккан кешеләргә дә ташлана башлаган. Алар райондагы бер фермерга 70 мең сумлык зыян салган. Сунарчылар сүзләренчә, бүреләр этләрне дә алып китә башлаган. Авылдагы 20 эт югалган. Бүген Бөрҗән районында 250ләп бүре бар дип белдерелә. Эшләр болай торса, бер ел...
-
Чаллы педагоглары сынатмады
Шәһәребездә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар үзләре арасыннан иң-иңнәрне ачыкладылар. Әлеге чара "Ел укытучысы" конкурсы кысаларында үтте. Ярышлар өч этапта (муниципаль, зона һәм республика) узды. "Иң яхшы" исеме өчен өстәмә белем бирү учреждениеләре педагог-оештыручылары, педагоглар, сыйныф җитәкчеләре көрәште.
-
Сәдаканы контрольгә алмакчылар
Казахстанның Караганда өлкәсе мәчетләрендәге бөтен төр хәер яңа төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан контрольгә алыначак. Караганда өлкәсе әкиматындагы экстремизмга каршы тору буенча консультатив совет утырышында төбәкнең прокуратура вәкиле Маргулан Калиакпаров хәбәр иткәнчә, бөтен төр сәдакалар - терлек, әйберләр, азык-төлек тә - исәпкә алыначак. "Шәһәр мәчетләре каршында абруйлы аксаллар катнашында иҗтимагый советлар...
-
Кытайлылар Чаллы белән кызыксына
Россия - Кытай эшлекле форумы кысаларында Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев Кытай вәкилләре белән шәһәребездә индустриаль парк төзелеше турында фикер алышты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев әйтүенчә, әлеге объект төзелешенә 125 гектар җир бирелү ихтималы бар.
-
Премьер-министр Чаллыны үрнәк итеп күрсәтте
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрнең идарә командалары вәкилләрен өйрәтү программасы буенча лекция укыды. Ул "Иң яхшы практиклар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" дигән темага чыгыш ясады. Илдар Шәфкатович үзенең чыгышында Чаллының алгарышлы үсеш территориясе һәм "Мастер" Кама индустриаль паркы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә биредәге 640 мең квадрат мәйданда 250дән...