Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан. - Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә...

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан.


- Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә инде яннарына килеп баскач, гафу үтенеп, автограф сорадылар. Баксаң, алар минем машинамны танып махсус туктаткан икән! Хәзер шушы урыннан узганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрсәм, сәлам биреп китәм, - дип сөйләгән Гүзәл.

Гүзәл Уразованың машина йөртү тәҗрибәсенә - 13 ел. Безгә мәгълүм булганча, хәзерге вакытта ул Porsche Cayenne машинасында җилдерә.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65459-g%D2%AFz%D3%99l-urazovanyi-gai-nik-tuktatkan?.html


Эльвира ШАКИРОВА

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев