27 май 2015 яңалыклары
-
Обзор пожаров
Управление надзорной деятельности и профилактической работы Главного управления МЧС России по Республике Татарстан сообщает что за анализируемый период 2015 года на территории Республики Татарстан произошло 1013 пожаров (-4,88% по сравнению с аналогичным периодом прошлого года (1065)), в городах и поселках городского типа 637 (+1,59% по сравнению с аналогичным периодом прошлого...
-
Хәйрия кичәсе
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чаллыда традицион хәйрия кичәсе була. Орган залына эшмәкәрләр, җитәкчеләр чакырылган. 1000 сумлык билетны 760 кеше алыр дип көтелә. Чарадан кергән акча "Дәвалау педагогикасы үзәге"н җиһазлауга тотыла. Әлеге учреждениедә аутизм белән авыручы балалар шөгыльләнә.
-
Газга бәя арта
Татарстанда табигый газга тариф бәяләре арта. 1 июльдән газның куб метры НДСны исәпкә алып, 5 сум 16 тиен булачак. "Табигый газга бәя 7,5 процентка арта, бу Россиядәге 2015 елга фаразланган социаль-икътисади үсеш параметрларына җавап бирә, 2016-2017 елга исәпләнгән планнан да читкә тайпылмый, - дип аңлаталар Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетында.
-
Төркиягә – инвесторлар эзләп
Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасы Төркиянең эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр конфедерациясе вәкиллеге белән берлектә "Тышкы сәүдә күпере. Төркия - дөнья илләре - 2015" дип исемләнгән чара үткәрә. Анда төзелеш, төзелеш материаллары, мебель һәм җиһазлар ясаучы эшмәкәрләр катнаша. Әлеге чара кысаларында җитештерелгән товарларның экспозицияләре, төрле очрашулар, заводларга, Төркиянең төрле төбәкләренә бару...
-
Чаллыга заманча онкология үзәге кирәк
Узган җомга көнне Чаллыда яман шеш авыруларын ачыклауга һәм дәвалауга багышланган халыкара фәнни конференция булды. Елдагыча анда Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Пенза, хәтта Стамбулдан шушы өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче галимнәр, югары категорияле табиблар, исемнәре бөтен дөньяга танылган хирург-онкологлар катнашты. Медицина форумының безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел. Бүген Чаллы яман шеш...