Төркиягә – инвесторлар эзләп
Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасы Төркиянең эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр конфедерациясе вәкиллеге белән берлектә "Тышкы сәүдә күпере. Төркия - дөнья илләре - 2015" дип исемләнгән чара үткәрә. Анда төзелеш, төзелеш материаллары, мебель һәм җиһазлар ясаучы эшмәкәрләр катнаша. Әлеге чара кысаларында җитештерелгән товарларның экспозицияләре, төрле очрашулар, заводларга, Төркиянең төрле төбәкләренә бару...
Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасы Төркиянең эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр конфедерациясе вәкиллеге белән берлектә "Тышкы сәүдә күпере. Төркия - дөнья илләре - 2015" дип исемләнгән чара үткәрә. Анда төзелеш, төзелеш материаллары, мебель һәм җиһазлар ясаучы эшмәкәрләр катнаша.
Әлеге чара кысаларында җитештерелгән товарларның экспозицияләре, төрле очрашулар, заводларга, Төркиянең төрле төбәкләренә бару планлашытырыла. Шулай ук мәдәни чаралар да оештырыла.
Сәүдә-сәнәгать палатасының аппарат җитәкчесе Әминә Курамшина әйтүенчә, "Тышкы сәүдә күпере. Төркия - дөнья илләре - 2015" эшмәкәрләр өчен мөһим чара. Биредә ышанычлы товар җитештерүчеләр, инвесторлар һәм сәүдә компанияләре белән танышырга мөмкин була. Бу чарада Россиядән 60тан артык предприятие вәкиле, танылган эшмәкәрләр, белгечләр катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев