28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чаллы – беренче
10 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында "Сәламәтлек территориясе" дип исемләнгән бәйге үтте. Аның кысаларында район-шәһәрләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып бару, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм аларны дәвалау өлкәсендә эш алымнары бәяләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Чаллы 1 нче урынга лаек дип табылды һәм 1,5 миллион сум премия белән...
-
Мәүлид кичәсе – тәрбия чарасы
Мәүлид ае уңаенан Чаллы шәһәре мәчетләрендә өйлә намазы алдыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә багышланган дәресләр, кичләрен яшьләр белән әңгәмәләр, башка чаралар уза. Ә 26 декабрьдә шәһәр Мөхтәсибәте мөселманнар өчен 71 микрорайонда урнашкан "Эврика" Мәдәният Йортында зур мәдәни-тәрбияви тамаша оештырды. Ул инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән "Мөнбәр" татар-дини театры чыгышы иде....